news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия – ислам дөньясы: Kazansummit» форумында төп тема хәләл яшәү рәвеше булды

Рөстәм Миңнеханов икътисади стратегияләрдә хәләл-индустриянең киңәюен исәпкә алырга кирәк дип исәпли.

«Россия – ислам дөньясы: Kazansummit» форумында төп тема хәләл яшәү рәвеше булды
president.tatarstan.ru

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). «Россия – ислам дөньясы: Kazansummit» X Халыкара икътисади саммитында хәләл яшәү рәвеше төп тема булды, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Без хәләлнең мөселманнар өчен азык-төлек кенә түгел, ә сыйфат билгесе дә икәнлеген күрсәтергә телибез. Бу – инвестицияләр өчен зур тизлектә үсә торган индустрия», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул алдагы дистә елда мөселман халкы әлеге индустрияне тагын да киңәйтәчәк, бу ислам финанслары, азык-төлек, мода, косметика һәм туризм кебек «хәләл» өлкәләрнең алга таба үсүенә ярдәм итәчәк, дип әйтте.

«Дөньяның әйдәп баручы компанияләре мөселман базарларында гаять зур мөмкинлекләр күрә. Бу тенденцияләрне икътисади стратегияләрдә дә исәпкә алырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Kazansummit партнерлык финанслары, бердәм хәләл стандартлары, блокчейн, ислам финанслары, ислам мәгарифе һәм хәләл туризм кебек өлкәләрне колачлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot