news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Иранга хәләл продукция экспортын 10 тапкыр арттырган

Россиядән Иранга хәләл продукция экспорты 2023 елда 10 тапкыр арткан. Шул ук вакытта үсеш акчалата һәм товар рәвешендә дә теркәлә, дип яза «ПРАЙМ». Мәсәлән, бу илгә 39 миллион долларлык 10,4 тонна продукция чыгарганнар. Чагыштыру өчен: 2022 елда 4,1 миллионлык 0,9 мең тонна җибәрелгән.

«Агроэкспорт» җитәкчесе киңәшчесе Александр Якуба сүзләренчә, Иран Россиядән иң күп сарык итен сатып алучы булган, бу ит белән тәэмин итү 97 процент туры килгән.

Шул ук вакытта, гомумән алганда, узган ел әлеге продукциянең экспорт күләме 23,6 процентка — 209,4 млн долларга кадәр кимегән. Мондый продуктларның 50 проценттан артыгы Согуд Гарәбстанына туры килгән (129,4 млн долларга). Шулай ук, «Агроэкспорт» мәгълүматларына караганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә дә күп нәрсә җибәрелгән (16,9 млн долларлык).

news_right_1
news_right_2
news_bot