Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Иран Президентының Казанга БРИКС саммитына киләчәген раславын көтә
Россия хакимияте әлегә Иран Президенты Масуд Пезешкианның Казанда узачак БРИКС саммитында катнашачагы дипломатик каналлар аша раслануын көтә. Бу хакта Кремль рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Әлегә юк (Иран Президентының БРИКС саммитына киләчәген раслау – Т-и иск.), без аны дипломатик каналлар аша көтәбез. Сез беләсез, ул чакыру алды. Әлеге саммит кысаларында конкрет очрашу тәкъдим ителә», - дип аңлатты РФ Президентының матбугат сәркатибе.
Кичә Россия Президенты Владимир Путин Ашхабадта Пезешкиан белән сөйләшүләр барышында аның белән Казанда саммит кысаларында ике яклы очрашу уздырырга планлаштыруы турында хәбәр итте.
Исәп буенча уналтынчы тапкыр үткәреләчәк БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә Казанда уза. Россия лидеры анда 20гә якын ике яклы очрашу уздырырга планлаштыра. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге вакыйга уздыру — республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунак кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз