news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия, Иран һәм Катар вәкилләре «KazanForum»да геохезмәттәшлек турында фикер алышачак

16 майда 10:00 сәгатьтә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында Зур Росреестрның «Геокиңлек хезмәттәшлеге: Россия һәм Ислам дөньясы илләре өчен перспективалар» панель дискуссиясе була. Бу хакта ТР Росреестры хәбәр итә.

Фикер алышуның төп темалары:

  • Россиядә киңлек мәгълүматлары илкүләм системасының агымдагы торышын анализлау. Агымдагы нәтиҗәләр һәм алга таба яхшырту өчен юнәлешләр;
  • Геокиңлек тәэмин итүенең дәүләтләрнең стратегик бурычларына йогынтысы;
  • Киңлек мәгълүматлары инфраструктурасын үстерүдә чит ил тәҗрибәсе: геомәгълүмати системаларны гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәләренә күзәтү һәм хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре турында фикер алышу.

Панель дискуссиядә Росреестр һәм Роскадастр вәкилләре, Иран һәм Катар делегацияләре вәкилләре, шулай ук ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100