news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия ир-атлар җыелмасы Казанда пляж гандболы буенча чемпионатта алтынчы урынны яулады

Бишенче урын өчен көрәштә Россия гандболчыларын Испания җиңде.

Россия ир-атлар җыелмасы Казанда пляж гандболы буенча чемпионатта алтынчы урынны яулады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Россия ир-атлар җыелмасы Казанда пляж гандболы буенча дөнья чемпионатында алтынчы булды: россиялеләр бишенче позицияне Испания командасына корыга оттырды.

Владимир Полетаев уенчылары турнир төркем этабын һәм төп раундны уңышлы узды, мәсәлән, ике партиядә Бразилияне җиңә алды. Тик чирек финалда җиңү булмады – Венгрия командасын алга уздырды.

Моннан соң аларга бишенче урын өчен көрәш мөмкин булды – аның өчен Дания һәм Испанияне җиңәргә кирәк иде. Беренчесе белән Россия уенчылары уңышлы уйнады, әмма икенчесендә испаннар ике партиядә җиңү яулады һәм АКШта 2019 елда олимпия төрләре булмаган Бөтендөнья уеннарында катнашу мөмкинлеген алды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot