news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия инвесторы Kazan Expo янында кунакханә төзү өчен ике миллиард сум акча бүлеп бирәчәк

Хәзерге вакытта күпфункцияле кунакханә комплексы төзелешенең проект документлары әзерләнә.

Россия инвесторы Kazan Expo янында кунакханә төзү өчен ике миллиард сум акча бүлеп бирәчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия инвесторы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге янында кунакханә төзү өчен ике миллиард сум акча бүлеп бирәчәк. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина шул хакта хәбәр итте.

«Kazan Expo янында күпфункцияле кунакханә комплексы төзү турында килешү төзелде. Инвестициянең гомуми күләме 2 миллиард сум тәшкил итә», - диде ул.

Хәзерге вакытта күпфункцияле кунакханә комплексы төзелешенең проект документлары әзерләнә, дип искәртте Миңнуллина.

«Казан Экспо» - Россиядә Мәскәүнең «Крокус Экспо» үзәгеннән кала зурлыгы ягыннан икенче урында тора. Ул 55 гектар мәйданны били, үзәктә 78 мең квадрат метрдан артык (Мәскәү үзәгендә – 580 мең квадрат метр) ачык һәм ябык күргәзмә мәйданнары бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100