news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия инновацион илләр топ-25легенә кергән

Кушма Штатлар алты ел эчендә беренче тапкыр ил лидерлары рейтингы унлыгыннан төшеп калган.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия ил лидерлары рейтингында бер баскычка күтәрелеп, 25нче урынны яулаган, дип хәбәр итә “Хайтек”.

Россия бер ел элек берничә баскычны югалтып, 12дән 26нчы урынга калган булган. Илгә үз позицияләрен ныгытырга энергия чыганакларына бәяләр төшү һәм санкцияләр кертелү ирек бирми.

2018 елда АКШ алты ел эчендә беренче тапкыр ил лидерлары рейтингы унлыгыннан төшеп калган. Позицияләренең начарлануы югары белем бирү нәтиҗәлелегенең түбәнәюеннән булган.

Беренче һәм икенче урын лидерлары узган елдан үзгәрешсез: топ лидеры – Көньяк Корея, икенче урында – Швеция. Өченчедә Сингапур, ул югары белем бирү нәтиҗәлелеге һәм популярлыгы хисабына өч баскычка күтәрелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100