news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Индонезиянең хәләл-сертификация системасын өйрәнә

«Хәләл» сертификатлау органнары менеджменты буенча Джакартада ике көнлек укулар уза. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча Комитет рәисе Аббәс хәзрәт Шляпошников катнаша. Курс чит ил сертификацияләү органнары өчен эшләнгән.

Укуны хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләүдә махсуслашкан Kayama Amanah Sejati институты һәм Индонезиянең хәләл-продукция сыйфатын тәэмин итү буенча Bpjph агентлыгы оештырды.

Катнашучылар Индонезиянең хәләл өлкәсендәге законнарын һәм сертификацияләүнең төп принципларын өйрәнәләр. Техник регламентларга, көйләгеч эшенең технологик процессларына һәм хәләл продукциягә таләпләргә бәйле ислам хокукы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

18 октябрьдән Индонезиядә барлык импортлана торган продукция өчен мәҗбүри хәләл-сертификация кертелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты белгечләре тарафыннан валидация һәм верификация үткәргәндә, шулай ук продукциянең хәвеф-хәтәр белән идарә итү һәм сыйфатын бәяләү алымнарын камилләштерү өчен файдаланылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot