news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия иң бәхетле илләр йөзлегенә керде

Россия иң бәхетле илләр рейтингында 72нче урынны алды. Рейтингны экспертлар БМО заказы буенча Халыкара бәхет көне (20 март) уңаеннан төзегән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Статистика мәгълүматлары буенча, Казахстанда яшәүчеләр (49нчы урын) үзләрен күпкә бәхетле дип хис иткән, ә Әрмәнстанда (82нче урын) һәм Украинада (105нче урын) яшәүчеләр алай ук бәхетле булмауларын әйткән.

Швеция рейтингның – дүртенче, Исландия – өченче, Дания – икенче, Финляндия беренче баскычында урнашкан. Шунысы кызык, Финляндияне инде җиденче ел рәттән иң бәхетле ил дип таныйлар.

Бөтендөнья бәхет доклады 2012 елдан бирле БМО Генераль ассамблеясе инициативасы белән әзерләнә. Аны төзегәндә тикшеренүчеләр җан башына эчке тулаем продуктны, социаль ярдәм дәрәҗәсен, гомер озынлыгын, гражданнарның иреген үтәүне, мәшгульлекнең гарантияләнүен, коррупция дәрәҗәсен һ.б. параметрларны исәпкә ала. Өч еллык чорда җыелган уртача күрсәткечләр нигез итеп алына.

news_right_1
news_right_2
news_bot