Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Романова белән Казан мэры Илсур Метшин очрашты
Казан ратушасында барган әлеге очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һ.б. катнашты
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Владимировна Романова белән Казан мэры Илсур Метшин очрашты. Казан ратушасында барган әлеге очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, бөек княгиняның шәхси сәркатибе Александр Закатов, князь Вадим Лопухин да катнашты, дип хәбәр итә мэрия сайты.
Мария Владимировна сүзләренчә, ул килеп киткәннән соң узган 10 елда Казан уңай якка танымаслык булып үзгәргән. Шәһәр башлыгы исә моны Универсиадага әзерлек барышында зур эшләр башкарылуы, шул исәптән шәһәрнең тарихи үзәге торгызылуы белән бәйләп аңлата.
Казан кешеләрнең уңай шартларда яшәеше өчен бик күп эшләгән икән, дип нәтиҗә чыгарды Мария Романова. Гомумән, Казан һәрвакыт берничә конфессия тыныч яши ала торган шәһәр буларак аерылып торды, кешеләрдә бер-берсенә, төрле халыкларга карата хөрмәт булуын күрү бик куанычлы хәл һәм үрнәк мисал. Бу үтә мөһим һәм андый мөнәсәбәтне кече яшьтән үк сеңдерү кирәк, дигән фикер белдерде олы кунак.
Мэр Илсур Метшин, үз чиратында, бу безнең өчен иң кыйммәте, дип басым ясап әйтте, Татарстан территориясендә 100дән артык төр милләт һәм халык яшәвен искәртте. Казанга килүчеләрнең һәммәсен, барыннан да элек, православие храмнары, мәчетләр, синагогалар һәм костелларның бер-берсенә карата якын урыннарда урнашканлыгы таң калдыра, дип билгеләп үтте мэр.
Әлеге рәсми очрашу ахырында яклар истәлек бүләкләре алмашты, диелә әлеге мәгълүматта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз