Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Император флоты югары офицеры булган бердәнбер татарга багышланган китап әзерләнә
Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин хәрби тарихчы, «Подводник Измаил Зайдуллин – возвращение из забвения» китабы авторы Шамил Насыйров белән очрашу уздырды.
Очрашуда Шамил Насыйровның «Генерал-майор флота ИСХАК ИСЛЯМОВ – потомству в пример» дигән яңа китабын бастыру материаллары турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Исхак Ибраһим улы Исламов – Россия Император флотында югары офицер исеменә ирешкән татар халкының беренче һәм бердәнбер вәкиле. Исхак Исламовның гомере Санкт-Петербург белән бәйле. Ул Кронштадтта унтер-офицер гаиләсендә туган, аның әтисе башта Казан губернасының элеккеге крестьянины булган. Исламов үз тырышлыгы белән Россия флоты тарихына керә.
Искәртәбез, «Подводник Измаил Зайдуллин – возвращение из забвения» китабы «Татары на службе Отечеству» сериясенең дәвамы булды. Басма Щ-423 субмаринасында 3 ранг командиры Зәйдуллин тормышыннан билгеле булмаган детальләрне ача. Ул тарихта беренче булып Төньяк диңгез юлын уза.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге мөрәҗәгате ярдәме белән, Ленинград өлкәсенең Кингисепп районы территориясендә урнашкан исемсез географик урын – борынга (мыс) «мыс Измаил Зайдулин» исеме бирелде. Географик урынга татар исеме Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 20 ноябрендәге боерыгы нигезендә куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз