news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия имамнары төркеме Гомрә - кече хаҗ кыла

Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәйх Равил Гайнетдин имамнарны Согуд Гарәбстанына озатты.

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). 31 гыйнварда Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәйх Равил Гайнетдин Россия имамнарыннан һәм Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Саратов өлкәсе, Пенза, Кострома, Коми Республикасы, Карелия Республикасы мәхәллә башлыкларыннан торган төркемне Согуд Гарәбстанына озатты. Алар Гомрә - кече хаҗ кылу максаты белән китте. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Имамнарның әлеге сәяхәтен оештыруга Россия Мөфтиләр шурасы һәм Ислам эшләре буенча министрлык хезмәттәшлеге, Согуд Гарәбстаны Корольлеге чакыруы, Согуд Гарәбстанының Мәскәүдәге илчелеге ярдәм иткән. 

"Татар-информ" Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе – Король чакыруы буенча Гарәбстанда, дип хәбәр иткән иде.

Узган елда Татарстан хаҗилары кече хаҗ - Гомрә кылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100