news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия икътисады XXI гасыр башыннан үсеш темплары буенча беренче унлыкка керде

Россия XXI гасыр башыннан икътисады үскән илләр арасында 10нчы урында тора. Тулаем эчке продукт 100 миллиард доллардан артык булган илләр анализланган. Халыкара валюта фонды һәм Бөтендөнья Банкы мәгълүматлары нигезендә тикшеренү РИА Новости тарафыннан үткәрелгән.

Алынган мәгълүматларга караганда, узган гасыр ахырында мондый күрсәткечләргә ирешкән икътисадлар 35 булса, 2023 елда 68гә җиткән. Бу чорда Россия күрсәткечләре 7,7 тапкыр артып, 2 триллион доллардан артып киткән.

23 ел эчендә иң зур үсешне 19,4 тапкырга яки 160 млрдка кадәр артырып Эфиопия күрсәткән. Икенче урында Кытай тора, анда тулаем эчке продукт 14,6 тапкыр арткан, ягъни 17,7 трлн долларга кадәр. Топ-3тә Казахстан - 14,2 тапкыр артып, 18,3 млрд кадәр җиткән.

Аннары унлыкта Вьетнам, Катар, Румыния, Кения, Бангладыш, Индонезия урнашкан.

Анализланган чорда икътисад күрсәткечләре бер генә илдә - Япониядә төшкән. Аның тулаем эчке продукты 4,2 триллион долларга кадәр кимегән. Бу XX гасыр ахырындагыдан 15 процентка кимрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100