news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия икътисади үсеш министры рубльнең ныгуын һәм инфляциянең кимүен раслады

Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников рубль курсын ныгытуны дәвам итү һәм инфляцияне киметү турында белдерде. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәсми Телеграм-каналында Россия вице-премьеры Александр Новак рәислегендә узган икътисади вазгыять буенча киңәшмә нәтиҗәләре буенча хәбәр ителә.

«Икътисади үсеш министры Максим Решетников рубль курсының ныгуын, шулай ук инфляциянең кимүен билгеләп үтте», - диелә хәбәрдә.

Киңәшмә кысаларында Новак Икътисади үсеш министрлыгына һәм Финанс министрлыгына агымдагы ел ахырына кадәр актуаль рискларны бәяләү белән икътисади вазгыятьне җентекләп мониторинглауны дәвам итәргә кушты.

Инфляцияне киметү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot