news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Икътисад министрлыгы 2019 елда коммуналь тарифларны ике этапта арттыру тәкъдим итә

ТКХ тарифларының суммар артуы ел дәвамында фаразлана торган инфляция дәрәҗәсеннән артык булырга тиеш түгел.

(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Россия Икътисад министрлыгы 2019 елда торак-коммуналь тарифларны ике этапта арттырырга тәкъдим итә. Бу турыда "Коммерсант" язды.

Ике процентка беренче тапкыр арттыру 2019 елның 1 гыйнварында, өстәмә кыйммәткә салым (НДС) арту белән бәйле булырга тиеш, дип исәплиләр министрлыкта.

2019 елда тарифларның гадәттәгечә 1 июльдә артуы 4 процент урынына 2,4 процент булырга тиеш. Чөнки торак-коммуналь тарифлар ел дәвамында фаразлана торган инфляция дәрәҗәсеннән артык булырга тиеш түгел.

Россия Икътисад министрлыгы тәкъдимен Энергетика министрлыгына, Төзелеше министрлыгына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot