Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия иген уңышы буенча 2017 ел рекордын кабатларга мөмкин
Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев бөртек экспортлау узган ел күрсәткечләрен узып, 45 млн тонна тәшкил итәчәген җиткергән.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Россия иген уңышы буенча 2017 ел рекордын кабатларга, хәтта уздырырга мөмкин. Әлеге фикерне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев "Россия 24" телеканалына интервьюда җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
“Бөртеклеләр җитештерү буенча, минем уйлавымча, без бу казанышларга ирешергә тиеш. Безнең моңа һәм алга таба исә тагын да арттырырга мөмкинлекләребез бар”, – дип җиткергән министр.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2017 елның 5 декабренә Россиядә 139,5 млн тонна бөртек суктырылган (2016 елда – 124,6 млн тонна). Уңыш гектарыннан 30,4 центнер (2016 елда – 27,2 центнер) алынган. Шул исәптән 88 млн тонна (2016 елда - 75,9 млн тонна), гектарыннан 32,2 центнер (2016 елда - 27,9 центнер) бодай җыеп алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз