Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм Украина әсирләр белән алмашты
Россия һәм Украина әсирләр белән алмашты - безнең 200 хәрби өйләренә кайтты. Алмашка Украина Кораллы көчләренең 200 хәрби әсире тапшырылды. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Барлык хәрбиләр РФ Саклану министрлыгының медицина учреждениеләрендә дәвалану һәм реабилитация узу өчен Россия Федерациясенә кайтарылачак. Россия хәрбиләре әсирлектән кайтканда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм АКШ гуманитар характердагы арадашчы ролен башкарды», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Якын көннәрдә Мәскәү белән Киев арасында «500гә 500» формуласы буенча әсирләр белән алмашу үткәреләчәк, дип хәбәр итте бүген Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский. Әсирләр белән алмашу Женевадагы сөйләшүләрдә ирешелгән килешү кысаларында 5-6 мартка узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз