news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Россия Иҗтимагый телевидениесы” төбәк телекомпанияләренә үз эфир вакытын бирәчәк

2019 елның 11 февраленнән башлап Россия төбәкләрендә аналог телеканалларны этаплап өзү башланачак.

“Россия Иҗтимагый телевидениесы” төбәк телекомпанияләренә үз эфир вакытын бирәчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Аналоглы телевидениене өзгәннән соң, төбәк телекомпанияләре “Россия Иҗтимагый телевидениесы” (ОТР) эфир вакытын куллана ала. Бу турыда Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегиясе утырышында әйтте.

“Бүген “Россия Иҗтимагый телевидениесы” сеткасына ике өземтә кертү мөмкинлекләрен өйрәнү буенча эш алып барыла. 21 нче төймәгә бәйгене откан төбәк компанияләренә 8-10 сәгатьләрдә һәм 15-19 сәгатьләрдә ике тайм-слот тәкъдим итү планлаштырыла”, - диде Алексей Волин Казандагы утырышта.

Төбәк компанияләренә тапшырулар күрсәтү мөмкинлеге бушлай булачагын искәртте. “Россия Иҗтимагый телевидениесы” чыгымнарын түләргә кирәк булачак», – диде министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot