Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Иҗтимагый палатасы БДИ буенча итернет-кабул итүне эшләтеп җибәрә
Рособрнадзор, Педагогик үлчәмнәр федераль институты, Мәскәүнең мәгариф департаменты сорауларга җавап бирщ алырдай экспертлар белән тәэмин итәчәк.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Россия Иҗтимагый палатасы бердәм дәүләт имтиханы буенча интернет-кабул итүне эшләтеп җибәрә. Барлык төп сорауларны хәл итәргә Рособрнадзор, Педагогик үлчәмнәр федераль институты, Мәскәүнең мәгариф департаменты белгечләре булышачак, дип хәбәр итә Россия Иҗтимагый палатасы.
Россия Иҗтимагый палатасы, аерым алганда, Фән һәм мәгариф үсеше буенча комиссия гражданнар мөрәҗәгатьләрен 2009 елдан башлап кабул итә. Быел да комиссия үз сорауларына җавап табарга теләүчеләргә булышуны дәвам итәчәк.
"Россия Иҗтимагы палатасы комиссиясе БДИ уздыру процедураларын күзәтү буенча эшчәнлеген дәвам иттерә. БДИ-2017 үткәрелү көннәрендә -26 майдан 19 июньгә кадәр - Россия Иҗтимагый палатасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен алу буенча интернет-кабул итү эшлиячәк", - ди Россия иҗтимагый палатасының Фән һәм мәгариф үсеше буенча комиссия рәисе Александр Русаков.
2016 елда Иҗтимагый палатаның кайнар линиясенә шалтырату мөмкинлегеннән 1,5 мең россияле файдаланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз