news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җиңел автомобильләр базары үсеш алган

Сату күләме буенча беренче урынны «АвтоВАЗ» компаниясе били, икенче урында Kia

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 2017 елның гыйварыннан ноябрьгә кадәр яңа җиңел автомобильләр, 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда, 11,7 процентка күбрәк сатылган. Бу хакта “Известия” яза.

Европа бизнес ассоциациясе экспертлары мәгълүматларына караганда, 2017 елның ноябрендә россиялеләр, узган елның шул ае белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк авто сатып алган.

Ноябрьдә дилерлар Россиядә 152 меңнән артык җиңел һәм җиңел коммерция автомобиле саткан. Бу айда сату күләме буенча беренче урынны «АвтоВАЗ» компаниясе били, икенче урында Kia.

Рейтингта өченче урынга Hyundai, дүртенчегә Renault чыккан, лидерлар бишлеген Volkswagen тәмамлый, дип хәбәр итә «Автостат» аналитика агентлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot