news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җиңел атлетлары Универсиадада катнашмый

Студентларның 2017 елгы Уеннары Тайвань башкаласы – Тайбэйда уза.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»).  Тайвань башкаласы – Тайбэйда узачак 2017 елгы Универсиадада Россия җиңел атлетлары катнашмаячак. Бу хакта Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Олег Матыцин җиткергән.
 
Аның сүзләренчә, безнең спортчылар нейтраль атлетлар буларак кына чыгыш ясый алыр иде.  Чөнки Россия спортындагы допинг белән бәйле җәнҗалдан соң Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясен Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе әгъзалыгыннан вакытлыча читләштерделәр. Ә Универсиада Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе календарена кергән чара.
 
Җәйге Универсиада 19-30 августта Тайвань башкаласы – Тайбэйда уза.
 
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Лондонда уза торган дөнья чемпионатында да Россия җиңел атлетлары нейтраль әләм астында чыгыш ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot