Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм Әфганстан спорт өлкәсендәге элемтәләрне ныгыта
Кыргызстан башкаласы Бишкәктә VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары кысаларында Россия спорт министры Михаил Дегтяревның Әфганстан Физик тәрбия һәм спорт идарәсе генераль директоры Әхмәдулла Васик белән очрашуы узды. Очрашу барышында яклар спорт өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты, дип хәбәр итә Әфганстанның Alemarah яңалыклар интернет-порталы.
Диалог спорт ведомстволары эшен координацияләүгә генә түгел, ә Әфганстан спортчыларының киңрәк халыкара дәрәҗәгә чыгуы өчен чын шартлар тудыруга да юнәлдерелгән иде.
Әхмәдулла Васик җирле спорт хакимиятләре чакыруы буенча Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасына килде. Бу турнирда әфган спортчылары Әфганстан милли мәдәниятенең бер өлешен тәшкил итүче дисциплиналарда чыгыш ясый. Алар — кок-бору атлы полосы, көрәш һәм зурхана көч гимнастикасы.
VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары 31 августта башланды һәм 7 сентябрьдә тәмамланачак. Ачылыш тантанасы «Бишкәк Арена» стадионында узды, ә ярышларның төп программасы Ысыккүлдә үтә.
VII Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары 2028 елда Казанда оештырылачак. Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласының халыкара ярышларны кабул итәргә әзер булуы турында белдерде, ә Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров киләсе Уеннарны республикада үткәрүне рәсми рәвештә раслады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз