news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия-Хорватия матчы алдыннан, Сочида көчле тропик яңгыр яуган

Кичә Сочида айлык явым-төшем нормасының 1/3 өлеше яуган.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Кичә, 6 июльдә, Сочида айлык явым-төшем нормасының 1/3 өлеше яуган. Бу хакта мэрия матбугат хезмәтенә сылтама белән “Известия” яза.

  • Бүген Сочида “Фишт” стадионында Дөнья чемпионаты чирек финалының Россия һәм Хорватия җыелма командалары арасында матчы узачак. Уен 21.00 сәгатьтә башлана.

“Шәһәр үзәге белән Адлер тирәсендә көчле тропик яңгыр коеп яуды. Адлер тирәсендә федераль трассаны су баскан, Гастелло урамы тирәсен дә су басуы турында мәгълүмат бар”, - дигәннәр шәһәр хакимиятендә.

Сочида июль аенда явым-төшем нормасы 103 мм тәшкил итә. Метеостанция бу норманың яртысыннан артыгы - 55 мм явуын теркәгән.

Уен башлану вакытына кадәр шәһәрдә температура 23 градуска кадәр төшәр дип фаразлана. Матч вакытында дымлылык 75 —80 процент тәшкил итәчәк. Уенны үткәрүдә һава торышы  комачауламас дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100