news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хоккейчылары вакытыннан алда Европа хоккей турының җиңүчесе булды

Ил җыелмасы данын "Ак Барс"тан өч хоккейчы яклады.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россия хоккей җыелмасы Европа хоккей турының 2016-2017 елгы сезонында вакытыннан алда җиңүче исемен яулады.

Турнирның чираттагы этабы булган "Швеция уеннары"ның өченче турында Россия хоккейчылары бүген Чехия җыелмасыннан өстен чыкты – 4:2 (1:0, 1:2, 2:0). Әлеге уңыш Олег Знарок шәкертләренә "Швеция уеннары"нда гына түгел, тулаем Европа хоккей турында да җиңү китерде.

Шулай итеп, Россия командасы Европа хоккей турының бу сезондагы ("Карьяла кубогы" һәм "Беренче канал кубогы" этабын да исәпкә алып) очколар саны 24кә җитте. Икенче урында баручы Чехия җыелмасы исәбендә 12 очко бар. Швеция хоккейчылары – 9, Финляндия 6 очко җыйды. Европа хоккей турының соңгы этабы – "Чехия уеннары" 27-30 апрельдә уза. Аның нәтиҗәләре нинди генә булса да, өч команданың берсе дә Россия җыелмасын куып тота алмаячак.

Шул рәвешле Россия хоккейчылары 1996-1997 елдан бирле уздырылучы Европа хоккей турында җиденче тапкыр җиңүче булды. Финляндия – 8, Швеция – 3, Чехия хоккейчылары 2 мәртәбә уңышка иреште.

"Швеция уеннары"на килгәндә, Россия хоккейчылары 3 уенда да җиңү яулады. Команда составында "Ак Барс"тан сакчылар Альберт Яруллин, Дамир Мусин һәм һөҗүмче Владимир Ткачев та та бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100