news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хоккейчылары Швейцария җыелмасына оттырды

Илнең Олимпия җыелмасы составында "Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Владимир Ткачев та бар иде.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россиянең Олимпия хоккей җыелмасы Еврочеллендж турнирының чираттагы матчында Швейцария хоккейчыларына оттырды. Исәп – 1:2. Илнең Олимпия җыелмасы составында "Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Владимир Ткачев та бар иде. 

Исәпне беренче булып Россия хоккейчылары ачты – "Авангард" командасы һөҗүмчесе Антон Бурдасов күплектә уйнаудан оста файдаланды. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге матчта барлык алкалар да командаларның тигез составта булмаган вакытында кертелде. Швейцария хоккейчыларының икенче һәм өченче периодта керткән берәр алкасы боз хуҗаларына җиңү китерде.

Көндәшләр бүген икенче тапкыр очраша. Матч 18:45 сәгатьтә башлана.

Хоккей. Еврочеллендж. Швейцария – Россия Олимпия җыелмасы – 1:2 (0:1, 1:0, 1:0).
 
0:1 Бурдасов (Светлаков, 05:26, күплектә)
1:1 Праплан (Холленштайн, 33:50, күплектә)
2:1 Праплан (Роми, Холленштайн, 54:12, күплектә).
 
Капкачылар: Флюэлер – Сорокин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100