news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хоккейчылары Швеция җыелма командасына оттырды

"Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Владимир Ткачевның голга китергән 3 нәтиҗәле пасы да ил җыелмасын җиңелүдән коткарып кала алмады.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Россия хоккей җыелма командасы Европа хоккей турының соңгы этабы – Чехия хоккей уеннарында беренче матчын уздырды. Олег Знарок шәкертләре Швеция җыелмасына каршы кичектерелгән уенны Стокгольмда "Ховет" аренада уздырды һәм оттырды – 3:4. 

Россия командасы капкасын Андрей Василевский саклады, ә капитан вазифасын Сергей Мозякин башкарды. Россия хоккейчылары ике тапкыр 2 алка аермасы белән алда барса да, хуҗалар исәпне тигезли алды һәм "өчкә өч" форматында узган овертайм төгәлләнер алдыннан гына җиңү китергән алка кертә алды.

Шунысын да әйтергә кирәк: Россия җыелмасы составында уйнаган "Ак Барс" һөҗүмчесе Владимир Ткачев әлеге матчта голга китергән 3 нәтиҗәле пас бирде.
 
Россия хоккейчылары 29 апрельдә – Финляндия, 30 апрельдә Чехия җыелма командалары белән очраша.
 
Еврохоккейтур. Чехия уеннары. Швеция - Россия - 4:3 ОТ (0:2; 1:1; 2:0; 1:0).
 
0:1 Мозякин (Ткачев) 07:12
0:2 Антипин (Ткачев, Мозякин) 17:33
1:2 Линдхольм (Розен, Умарк) 26:45
1:3 Мозякин  (Ткачев) 30:17
2:3 Клингберг Д. (Ландесгук) 43:10
3:3 Раск (Строльман) 50:26
4:3 Ландескуг (Клингберг Д.) 64:08 ОТ.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100