news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хоккейчылары – Овечкин, Кузнецов һәм Орлов дөнья чемпионатында катнаша алачак

Милли хоккей лигасында чыгыш ясаучы әлеге хоккейчылар команда Стэнли кубогы өчен көрәштән төшеп калды.

(Казан, 11 май, "Татар-информ") Россия хоккей җыелмасы уенчылары – Александр Овечкин, Евгений Кузнецов һәм Дмитрий Орлов дөнья чемпионатында катнаша алачак. Аларның "Вашингтон" командасы Милли хоккей лигасында плей-оффның икенче раундында 7 матчта Россиянең тагын бер уенчысы – Евгений Малкин чыгыш ясаган "Питтсбург" командасына оттырып (0:2), Стэнли кубогы өчен көрәштән төшеп калды.

Исегезгә төшерәбез, хоккей буенча дөнья чемпионаты 5-21 майда Германиянең – Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә уза. Россия җыелма командасы төркем этабында өч уен уздырды һәм барысында да уңышка иреште. Бүген Олег Знарок шәкертләре Дания командасына каршы уйный. "Вашингтон" командасы төшеп калса, Россия хоккейчылары өчлегеннән кайсысы да булса ил җыелмасына чакыру алырга мөмкинлеге әйтелгән иде.  

Шунысын да әйтергә кирәк: Милли хоккей лигасында Александр Овечкин 2005 елдан бирле "Вашингтон" өчен чыгыш ясый, 9 мәртәбә плей-оффка эләгеп тә, икенче раундтан ары китә алганнары юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100