news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хоккейчылары Олимпиадада, икенче «коры» уеннарын үткәреп, җиңде

Уен исәбе — 2:0.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Россиянең хоккей буенча җыелма командасы Олимпиададагы икенче уенында җиңде.

Дания җыелма командасына каршы уен Россия файдасына 2:0 исәбенә төгәлләнде. Хәзер командалар чирекфиналга чыгу өчен көрәшә. Россия исәбендә ике җиңү, беренче уенда безнең хоккейчылар Швейцария командасын 1:0 исәбенә җиңде.

Беренче периодта голлар булмады. Уенның әлеге өлешендә Россия командасы хоккейчысы, Бөгелмә егете Артур Каюмов җәрәхәтләнде.

Икенче период. Тугызынчы минутта Павел Карнаухов исәпне ачты (0:1).

Өченче периодның соңгы минутларында Дания командасы капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, шул вакытта Кирилл Семёнов алканы буш капкага кертте (0:2). Россия капкасы «коры» калды.

Россия җыелма командасы составы:

  • Федотов (Билалов);
  • Гусев — Шипачёв — Григоренко, Никишин — Нестеров;
  • Галиев — Семёнов — Грицюк, Яковлев — Елесин;
  • Слепышев — Карнаухов — Воронков, Телегин — Войнов;
  • Ткачев — Андронов — Чибисов (Каюмов), Шәрипҗанов.

Иртәгә Россиянең ике җыелма командасы да уйнаячак. Хатын-кызлар чирекфиналда Швейцария белән көч сынашачак, уен 7:10 сәгатьтә башлана. Ирләр командасы 16:10да Чехиягә каршы көрәшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100