news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хоккейчылары Карьяла кубогындагы чыгышын башлый

Олег Знарок җитәкләгән команда составында "Ак Барс"тан да ике уенчы бар.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Россия хоккей җыелмасы Еврохоккей турының Финляндиядәге этабында беренче уенын уздыра. Олег Знарок җитәкләгән команданың бүгенге көндәше – Финляндия җыелмасы.

Россия җыелмасы составында турнирда катнашу өчен “Ак Барс” командасыннан ике уенчы сакчы Василий Токранов белән һөҗүмче Владимир Ткачев та чакырылды. Шунысын да әйтергә кирәк: Василий Токрановның әле ил җыелмасында беренче тапкыр гына чыгыш ясавы.

Бүген каршы як команда составында да "Ак Барс" уенчысы булачак – Финляндия данын Казан клубы скчысы Атте Охтамаа яклый.  

Финляндия – Россия матчы “Хартвалл Арена”да Мәскәү вакыты белән 19.30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100