news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия хоккейчылары дөнья чемпионатындагы чыгышын җиңү белән башлады

Олег Знарок шәкертләре буллит сериясендә Швеция җыелмасыннан өстен чыкты.

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Россия хоккей җыелмасы Германиянең Кельн шәһәрендә уза торган дөнья чемпионатында Швеция командасыннан өстен чыкты. Исәп – 2:1.

Төркем этабындагы әлеге беренче матчның төп вакытында һәм "3кә 3" форматында узган овертаймда да җиңүче ачыкланмады. Буллит сериясендә Россия җыелма командасына җиңү китергән бердәнбер алканы "Чикаго" һөҗүмчесе Артемий Панарин кертте.

Россия командасы составында матчның иң яхшы уенчысы булып Сергей Андронов танылды. 

Олег Знарок шәкертләре 7 майда Италия хоккейчылары белән очраша.

Хоккей. Дөнья чемпионаты. "А" төркеме. 1 нче матч.

Швеция – Россия – 1:2 Б (1:0, 0:0, 0:1, 0:0). Голлар: Линдхольм, 14:40 – Андронов, 43:58.

news_right_1
news_right_2
news_bot