news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хоккейчылары дөнья чемпионатында Чехия җыелмасы белән очраша

Парижда узачак әлеге уенда Олег Знарок шәкертләре ярымфиналга чыгу өчен көч сынаша.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Бүген Россия хоккей җыелмасы дөнья чемпионаты чирек финалында Чехия хоккейчылары белән очраша. Парижда узачак матч Мәскәү вакыты белән 17:15 сәгатьтә башлана.

Дөнья чемпионатының төркем этабын Россия хоккейчылары җиде уенда 6 җиңү белән икенче урында төгәлләде. Олег Знарок шәкертләре дөнья чемпионатын буллит сериясендә Швеция (2:1 ) командасын җиңүдән башлады. Россия хоккейчылары аннары Италия (10:1), Германия (6:3), Дания (3:0), Словакия (6:0) һәм Латвия (5:0) командаларыннан өстен чыкты. Ә азаккы турда Америка хоккейчыларына оттырып (3:5), “А” төркемендә икенче урынга урнашты.

Ил җыелмасының бүгенге көндәше – Чехия хоккейчылары “В” төркемендә өченче урынга гына күтәрелә алды. Йозеф Яндач шәкертләре төркем этабында барлыгы 5 җиңү яулады. Аның да икесе – буллит һәм овертаймда ирешелгән җиңү. Чехия хоккейчылары турнирның беренче матчында Канада командасына оттырды (1:6). Шуннан соң алар рәттән 5 матчны җиңү белән төгәлләде – Белоруссия (6:1), Финляндия (4:3Б), Норвегия (1:0 ОТ), Словения (5:1) һәм Франция (5:2) командаларын отты. Азаккы уенда Швейцария командасына оттыру (1:3) Чехия җыелмасын өченче урынга тәгәрәтте.

Дөнья чемпионатында чирек финал матчларының барысы да бүген уза: Кельн шәһәре бозында –  Канада-Германия, Америка-Финляндия, ә Парижда  Швейцария-Швеция һәм Россия-Чехия командалары очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100