news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хоккейчылары дөнья чемпионатында алтынчы тапкыр уңышка иреште

Олег Знарок шәкертләре Латвия җыелма командасын тар-мар итте.

(Казан, 16 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россия хоккей җыелмасы Германиянең Кельн шәһәре "Ланксесс-Арена" боз сараенда Латвия командасын тар-мар итте – 5:0. Бу Олег Знарок шәкертләренең дөнья чемпионатындагы рәттән алтынчы җиңүе булды.

Әлеге җиңү Россия командасын "А" төркемендә кабат беренче урынга күтәрде. Хәзер ил җыелмасы 6 уеннан соң 17 очко туплады. Икенче урында баручы Америка җыелмасы исәбендә 15 очко бар. Бүген, 16 майда, Россия хоккейчылары төркем этабындагы соңгы матчын уздыра. Көндәше – Америка хоккейчылары. Матч 17:15 сәгатьтә башлана.

Хоккей. Дөнья чемпионаты. Россия – Латвия - 5:0 (2:0; 2:0; 1:0).

1:0 Киселевич (Панарин, Кучеров) 12:10

2:0 Телегин (Плотников) 18:41

3:0 Наместников (Панарин, Кучеров) 20:57,

4:0 Кучеров (Панарин, Белов) 39:00

5:0 Белов (Гусев, Шипачев) 53:17,

Капкачылар: Сорокин - Пунненовс (Калининс)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100