news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хоккейчылары дөнья чемпионаты ярымфиналында Канада җыелмасы белән очрашачак

Кичә дөнья чемпионатында чирек финал уеннары узды.

(Казан, 19 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Германиянең Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә уза торган дөнья чемпионатында ярымфиналда катнашачак 4 команда билгеле булды. Чемпионатта кичә чирек финал уеннары узды.

Чехия җыелма командасын 3:0 исәбе белән откан Россия хоккейчылары ярымфиналда гамәлдәге дөнья һәм Олимпия чемпионы – Канада белән очрашачак. Чирек финал матчында Канада хоккейчылары Германия җыелмасыннан өстен чыкты (2:1).

"Канада командасыннан куркырга, мин 18 яшьлек малай түгел, – дип белдерде Россия хоккей командасы баш тренеры Олег Знарок кичә Чехия командасын откач, әле көндәше билгеле булганчы ук. – Канада икән, аларга каршы әзерләнәчәкбез. Канады җыелмасын әле бер тапкыр да отканым булмаса да, берни дә куркытмый".

Ярымфиналның икенче парында Финляндия һәм Швеция командалары очраша. Чирек финалда финнар Америка командасын отса (2:0), Швеция хоккейчылары Швейцария җыелмасыннан өстен чыкты (3:1).

Уеннар 20 майда Кельн шәһәрендә үтә. Россия-Канада очрашуы – Мәскәү вакыты белән 16.15, ә Финляндия-Швеция уены 20.15 сәгатьтә башлана.

Финал һәм бронза өчен көрәш 21 майга билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100