Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия хоккей җыелмасының яңа сезонга кандидатлар исемлеге игълан ителде
Кандидатлар арасында Казанның "Ак Барс" командасыннан ике генә хоккейчы бар.
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Россия хоккей җыелмасының Олимпиада сезонына кандидатлар исемлеге игълан ителде. Бу хактагы документ Россия Спорт министрлыгы рәсми сайтында бастырылды, дип яза "Р-Спорт".
Әлеге басма китергән документтан күренгәнчә, Россия хоккей җыелмасының төп состав исемлегенә 50 хоккейчы кертелгән. Алар арасында "Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Владимир Ткачев та бар. Ә алардан тыш тагын 25 хоккейчы булган резервтагы составта "Ак Барс" командасы сакчысы Михаил Сидоров та урын алган.
Шунысы кызык: яңа сезонга кандидат хоккейчылар арасында океан артында чыгыш ясаучы берничә уенчы булса да, НХЛ йолдызлары Евгений Малкин белән Александр Овечкин күренми.
Сүз уңаеннан, 2018 елда Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары уза. Милли хоккей лигасы Олимпиада вакытында чемпионатны туктатмаячагын һәм үз уенчыларының Уеннарда катнашмаячагын җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз