news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хоккей җыелмасы дөнья чемпионатында катнашу өчен Кельнга килде

Составта "Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Владимир Ткачев та бар.

(Казан, 3 май, "Татар-информ"). 5 майда Германиянең Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә хоккей буенча дөнья чемпионаты старт ала. Чемпионатта "А" төркемендә чыгыш ясаячак Россия хоккей җыелмасы Кельнга килеп җитте. Олег Знарок шәкертләре 18,5 мең тамашачы сыйдырылышлы "Ланксесс-Арена" боз сараенда уйнаячак.

Киңәйтелгән исемлектә "Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Владимир Ткачев та булган Россия җыелмасы беренче матчын 5 майда Швеция хоккейчыларына каршы уздыра. Аннары, 7 майда – Италия, 8 майда – Германия, 11 майда – Дания, 13 майда – Словакия, 15 майда – Латвия һәм 16 майда Америка җыелма командалары белән очрашу көтә. Чирекфиналга үз төркемендә 1-4 урын алган командалар уза.

Дөнья чемпионатында "В" төркемендәге командалар – Белоруссия, Канада, Норвегия, Словакия, Финляндия, Франция, Чехия һәм Швейцария хоккейчылары Парижда уйный.
 
Чемпионатның финалы 21 майда Кельнда уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100