news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хисап палатасы урман янгыннарыннан килгән зыянны бәяләде

Агымдагы елның алты аенда илдә 7,6 мең янгын очрагы теркәлгән.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). 2019 елның беренче яртысында Россиядә урман янгыннарыннан килгән зыянның бәясе 2,4 млрд сум тәшкил иткән. Россия Хисап палатасы үзенең Facebook аккаунтында шундый саннар турында хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, алты ай эчендә 7,6 мең янгын очрагы теркәлгән. Инфографика буенча, урман янгыннарының төп сәбәбе (52 проценты) — кеше факторы. Янгыннар 18,8 процент очракта яшен аркасында чыккан.

Урман янгыннары проблемасы комплекслы хәл итүне таләп итә — бу утның контрольсез таралуын, икътисади һәм экологик югалтуларны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк, диделәр Россия Хисап палатасында.

Июль азагында Татарстан күгенә Себер территориясендәге урман янгыннары төтене таралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot