Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия хезмәттәшлеге Төркия туризм секторы өчен рус телен өйрәнү программасы эшли
Рус телле туристлар – Төркиядә туристлык секторы хезмәтләреннән төп кулланучылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Россотрудничество федераль агентлыгы югары уку йортлары белән бергә Төркия туристлар секторы хезмәткәрләре өчен рус телен өйрәнү программасын эшли. Бу хакта баш эксперт – идарә тармагы белгече Мария Фадеева хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости.
Хәзер меңләгән кеше күп илләрдәге вәкиллекле идарә тармаклары каршында рус теле курсларында укулар уза.
“Төркия туризмы өлкәсендә ел саен 100 мең кеше мәшгуль. Кызганычка каршы, Төркия отельерлары арасында бу өлкә хезмәткәрләрен әзерләгәндә рус телен өйрәнү өстенлекле бурычларның берсе түгел. Шул ук вакытта Төркиянең туризм өлкәсендә рус теленә профессиональ кызыксыну югары”, – диде ул.
Аның сүзләренчә, рус телле туристлар –Төркиядә туристлык секторы хезмәтләреннән төп кулланучылар. Элегрәк Nation News Төркия 2017 елда Россия кешеләре ялы өчен иң популяр юнәлеш дип белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз