news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт министрлыгы ял көнендә хезмәт хакы түләү тәртибен аңлатты

Әгәр хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көн ял көненә туры килсә, хезмәткәрләр акчаны бер көн алдан алырга тиеш.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт министрлыгы ял көнендә хезмәт хакы түләү тәртибе турында сөйләде.

Әгәр хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көн ял көненә туры килсә, хезмәткәрләр акчаны бер көн алдан алырга тиеш. Бу хакта Instagram сәхифәсендә Россия Хезмәт министрлыгы хәбәр итә.

«Хезмәт хакын түләү даталары һәр оешмада аерым билгеләнә. Тик хезмәт хакы ял яки эшләми торган бәйрәм көненә туры килә ала. Мондый очракларда түләү бәйрәм яки ял көненә бер көн кала түләнергә тиеш», — дип билгеләп үтә ведомство.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100