news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт министрлыгы түрәләргә бүләк бирүне тыярга җыена

Хәзер дәүләт хезмәткәрләре бәясе өч меңнән артмаган бүләкләр бүләк итәргә хокуклы.

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хезмәткәрләренә бүләкләрне алу гына түгел, бирүне дә тыюны планлаштыра. Ведомство башлыгы урынбасары Алексей Черкасов шулай дип әйткән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Алексей Черкасов сүзләренчә , министрлык әзерләгән закон проекты 30 ноябрьдә Дәүләт Думасына кертелгән инде. “Дәүләт хезмәткәрләренә тиздән бүләкләрне алу гына түгел, төрле бүләкләр бирү дә ярамаячак дип өметләнәм”, - дигән министр урынбасары.

Документны әзерләү сәбәбе итеп, Черкасов бүләкләр алуны тыю белән өч меңнән арзанрак бүләк бирелергә мөмкинлек арасында каршылык булуын әйткән. Закон кабул ителгәндә ул бетереләчәк.

“Татар-информ” элек сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренә чәчәк һәм канцелярия товарларыннан тыш башка бүләкләр бирүне тыярга теләүләрен хәбәр иткән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100