news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте

Киләсе елда минималь хезмәт хакы 13,6 мең сум булачак.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 2022 елда минималь хезмәт хакы, 6,4 процентка артып, 13,6 мең сум булачак.

Бу хакта Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама «РИА Новости» хәбәр итә.

«2022 елда минималь хезмәт хакы 6,4 процентка артачак. Якынча бәяләүләр буенча, 2022 елда минималь хезмәт хакы 13 617 сумны тәшкил итәчәк», — дип билгеләп үткәннәр министрлыкта.


news_right_1
news_right_2
news_bot