news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы: Пенсионерлар каршындагы йөкләмә үтәлә

Аларга чит ил яки үзебезнең ил банкларындагы хисапларына акча күчерүне дәвам ителәчәк.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Пенсионерлар, шул исәптән чит илдә яшәүче пенсионерлар алдында йөкләмәләр, пенсияләр түләүгә йогынты ясый алырлык санкцияләр, Саклык банкына кагылмады.

«Пенсионерлар, шул исәптән чит илләрдә яшәүчеләр алдында барлык йөкләмәләр хәзер үтәлә һәм киләчәктә дә үтәләчәк», — диелә Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аларга чит ил яки үзебезнең ил банкларындагы хисапларына акча күчерүне дәвам ителәчәк. Пенсия чараларын чит илгә күчерү операторы — Россия Саклык банкы. Бу кредит оешмасына пенсияләр түләүгә йогынты ясый алырлык санкцияләр кагылмаган, дип ачыклык кертелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot