Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте өстәмә ял көннәре өчен түләү тәртибен аңлатты
Әгәр ял көне эш бирүче инициативасы белән бирелә икән, ул түләнгән булырга тиеш.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бәйрәм алдыннан эш бирүче инициативасы буенча бирелгән өстәмә ял көннәре түләнергә тиеш. Бу хакта Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан искә төшерә. Бу турыда «Российская газета» яза.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, өстәмә ял көне эш вакыты нормасын киметә. Бу хезмәт хакының кимүенә китерергә мөмкин.
«Шуңа күрә, әгәр ял бирү инициативасын эш бирүче тәкъдим итсә, соңгысы ял көне өчен түләү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш», — диделәр Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 21 февральдә һәм 6 мартта эш көннәре кыскартылмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз