news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия һава һөҗүменнән саклану системасы бер төндә 99 пилотсыз очкычны юк иткән

Россия һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Украинаның самолет тибындагы 99 пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгына сылтама белән «Российская газета» яза.

Ведомство мәгълүматлары буенча, барлык дроннар да Мәскәү вакыты белән 21.50 сәгатьтән 05.20 сәгатькә кадәр бәреп төшерелгән.

Брянск өлкәсендә – 36, Смоленск өлкәсендә – 21, Калуга өлкәсендә – 10, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә – тугызар, Кырымда – дүрт, Воронеж һәм Курск өлкәләрендә, шулай ук Кара диңгез акваториясендә – икешәр, Мәскәү, Түбән Новгород, Орел һәм Тамбов өлкәләрендә берәр пилотсыз очу аппараты юк ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot