news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия хатын-кызлар җыелмасы Пляж гандболы буенча дөнья чемпионатының төп раундында җиңде

Киеренке көрәштә Виталий Волынченко командасы Дания гандболчыларын 2:0 исәбенә отты.

Россия хатын-кызлар җыелмасы Пляж гандболы буенча дөнья чемпионатының төп раундында җиңде
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Пляж гандболы буенча Россия җыелма командасы 24-29 июль көннәрендә Казанда узучы Дөнья чемпионатының төп раундында беренче җиңүен яулады.

Россиянең гандболчы кызлары, ир-егетләр җыелмасы кебек үк, төп раундны Дания командасына каршы матч белән башлады. Беренче периодта россиялеләр җиңелеп барса да, алга таба көндәшләрен куып җитә алды. Нәтиҗәдә, матчның беренче өлеше Россия гандболчылары файдасына тәмамланды.

Икенче периодта исә уенның язмышын нибары бер очко хәл итте һәм очрашу россиялеләрнең җиңүе белән тәмамланды. Киләсе матчны Виталий Волынченко командасы Европаның гамәлдәге чемпионы – Норвегия гандболчыларына каршы үткәрә. Уен бүген кичкә билгеләнгән.

Пляж гандболы, дөнья чемпионаты. Төп раунд. Хатын-кызлар, II төркем.

Россия - Дания - 2:0 (20:18, 11:10) 

news_right_1
news_right_2
news_bot