news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хатын-кызлар җыелмасы Казанда пляж гандболы буенча чемпионатта Таиландны җиңде

Ярыш хуҗалары Татарстанда дөнья беренчелегендә дебют җиңүен яулады.

Россия хатын-кызлар җыелмасы Казанда пляж гандболы буенча чемпионатта Таиландны җиңде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Россия хатын-кызлар җыелмасы Казанда пляж гандболы буенча дөнья чемпионатында Таиланд командасын җиңде.

  • Ярышлар Казанда 24 - 29 июль көннәрендә уза.

Турнирның беренче матчында Россия кызларын Бразилия командасы җиңде. Шунлыктан аларга плей-оффка чыгарга яхшы мөмкинлек саклансын өчен Таиландны җиңү кирәк иде.

Тәнәфестән соң Россия җыелмасы ялгышлыклар җибәрде. Әмма аларга уңыш елмайды. Елена Устич россиялеләрне алга чыгарды. Россия кызлары җиңүгә иреште. Россия — Таиланд — 2:0.

  • Төркем этабындагы өченче матчны Россия командасы 25 июльдә АКШ җыелмасына каршы үткәрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100