news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хатын-кызлар волейбол җыелма командасы дөнья чемпионатында катнашу өчен көрәшә

Ил җыелмасы составында "Динамо-Казан" командасыннан да ике волейболчы бар.

Россия хатын-кызлар волейбол җыелма командасы дөнья чемпионатында катнашу өчен көрәшә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Бүген Хорватиядә Россиянең волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы 2018 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу турнирында беренче матчын уздыра. Көндәшләре – Австрия җыелма командасы.

Осиек шәһәренә Россия командасы 15 уенчы белән килде. Турнирда аларның 14е генә катнаша алачак. Баш тренер Владимир Кузюткин җитәкләгән тренерлар штабы әле турнирда Анна Лазаравадан башка чыгыш ясарга булды. Ә җыелма команда составындагы 14 уенчы арасында "Динамо-Казан" командасыннан ике волейболчы – Ирина Заряжко-Королёва белән Ирина Воронкова да бар.

Россия командасы Хорватиядәге турнирда А төркемендә чыгыш ясый. Көндәшләре – Хорватия, Венгрия, Греция, Австрия һәм Грузия командалары. Барлык матчлар да Хорватиянең Осиек шәһәрендә, 31 май – 4 июнь көннәрендә уза. Дөнья чемпионатында катнашу хокукын яулар өчен, төркемдә җиңүче булырга кирәк.

2018 елгы дөнья чемпионаты 30 сентябрь – 21 октябрь көннәрендә Япониядә узачак.

Россия җыелмасының тулы составы:

бәйләүче уенчылар – Вера Ветрова, Екатерина Панкова;
төгәлләүчеләр – Ксения Парубец, Юлия Кутюкова, Мария Фролова, Татьяна Кошелева, Ирина Воронкова;
диагональ уенчы – Наталия Гончарова;
үзәк блок куючылар – Екатерина Ефимова, Ирина Заряжко-Королёва, Ирина Фетисова, Екатерина Полякова;
либеро – Екатерина Третьякова, Алла Галкина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100