Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм Украина сөйләшүләренең чираттагы раунды чәршәмбе кичендә көтелә
Россия һәм Украина делегацияләре арасындагы сөйләшүләрнең чираттагы раунды чәршәмбе киченә билгеләнгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Россия Федерациясе һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләр чәршәмбе көнне Чираган сараенда Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башланыр дип көтелә, әмма бу әле төгәл мәгълүмат түгел: көне һәм вакыты аныклана», – дип хәбәр ителә.
Очрашуны уздыру урынын сайлау аның сыйдырышлылыгына, шулай ук якларның кызыксынуына бәйле. Оештыручылар кирәкле ярдәмне тәэмин итәргә әзер.
Чыганак өстәп әйткәнчә, өченче раунд, мөгаен, нибары бер көн дәвам итәчәк.
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган администрациясендә, элеккеге кебек үк, ике якның да куркынычсызлыгын тәэмин итәргә әзер булуларын ассызыкладылар. Төркиядә сөйләшүләр конструктив узачак һәм әңгәмә дәвам итәчәк дигән өмет белдерәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз