news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия һәм Украина сөйләшүләре Ватиканда июньдә узарга мөмкин

Россия һәм Украина арасындагы тыныч сөйләшүләрнең чираттагы раунды июнь уртасында Ватикандагы нейтраль мәйданчыкта узарга мөмкин. Бу хакта The Wall Street Journal басмасы вазгыять белән таныш чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, сөйләшүләрдә шулай ук Америка делегациясе катнашачак, аның составына АКШ Дәүләт сәркатибе, Президентның илкүләм иминлек буенча ярдәмчесе Марко Рубио, шулай ук Украина буенча махсус илче Кит Келлог керәчәк.

Элегрәк Рим папасы Лев XIV конфликтны җайга салуга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде һәм Ватикан территориясен диалог өчен мәйданчык буларак тәкъдим итте. Инициативаны АКШ Президенты Дональд Трамп хуплады.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Мәскәү белән Киев арасында сөйләшүләр 16 майда Истанбулда узды. Өч көннән соң, 19 майда, Россия Президенты Владимир Путин Трамп белән телефоннан сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot