Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм Украина делегацияләре җитәкчеләре арасында сөйләшүләр башланды
Россия һәм Украина делегацияләре җитәкчеләре Владимир Мединский һәм Рөстәм Умеров Чираган сараенда ике яклы очрашу үткәрә. Очрашу кара-каршы сөйләшү форматында уза. Бу хакта РИА Новостига РФ делегациясенә якын булган чыганак хәбәр иткән.
«Россия һәм Украина делегацияләре җитәкчеләре Чираган сараенда ике яклы очрашу уздыра», - диде агентлык чыганагы.
«Очрашу кара-каршы сөйләшү форматында уза», - дип өстәде ул.
Элегрәк РИА Новости чыганагы Россия һәм Украина делегацияләре Истанбулдагы Чираган сараена Россия-Украина сөйләшүләренең өченче раундын уздыру өчен килде, дип хәбәр итте.
РФ делегациясен Президент ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкли. Төркем составында шулай ук РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Михаил Галузин, РФ Кораллы көчләре Генераль штабының Баш разведка идарәсе башлыгы Игорь Костюков, Саклану министры урынбасары Александр Фомин бар.
Россия һәм Украина турыдан-туры сөйләшүләрнең ике раундын уздырды. Очрашулар майда һәм июньдә Истанбулда үтте. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә яклар әсирләр белән алмашты, шулай ук Мәскәү Киев режимына һәлак булган хәрбиләрнең мәетләрен тапшырды. Моннан тыш, Россия һәм Украина низагны җайга салу меморандумы проектлары белән алмашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз