Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм Украина әсирләр белән алмашты
Бүген Россия һәм Украина әсирләрне алмашуның яңа этабын уздырды. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Истанбулда икенче июньдә ирешелгән Россия-Украина килешүләре нигезендә, Киев режимы контролендәге территориядән Россия хәрбиләренең тагын бер төркеме кайтарылды», - диелә хәбәрдә. Украина ягына да хәрби әсирләре төркеме тапшырылды.
Хәзерге вакытта әсирлектән азат ителгән Россия хәрбиләре Беларусьта, анда аларга кирәкле медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә. Тиздән аларны алга таба дәвалану һәм Саклану министрлыгының медицина учреждениеләрендә тернәкләндерү өчен Россиягә алып кайтачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз